Кувады авылының «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм хезмәткәрләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган «Солдатка хат һәм посылка» патриотик хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Акция 2026 елның 28 гыйнварыннан 16 февраленә кадәр дәвам итте.
Чараның төп максаты — өйләреннән еракта хезмәт итүче хәрбиләргә рухи һәм эмоциональ ярдәм күрсәтү, шулай ук балаларда патриотизм хисе, Ватанны саклаучыларга карата ихтирам һәм горурлык тәрбияләү иде.
Балалар өчен әлеге акция чын игелек һәм бердәмлек дәресе булды. Алар ихлас тырышлык белән открыткалар ясадылар, солдатларга котлау сүзләре һәм җылы теләкләр яздылар. Яшь булуларына карамастан, балалар үзләренең мөһим һәм кирәкле эш башкаруларын аңладылар һәм моның белән горурландылар.
Ата-аналар һәм педагоглар гуманитар посылкалар җыйдылар. Алар составына консервалар, паштетлар, куертылган сөт, конфетлар, шоколад, печенье һәм башка татлы ризыклар, шулай ук җылы оекбашлар һәм көнкүрештә кирәкле әйберләр керде.
Акция кысаларында тәрбиячеләр Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге, хәрбиләрне яклауның әһәмияте һәм һәркемнең уртак эшкә керткән өлеше турында тематик әңгәмәләр үткәрделәр.
Җыелган барлык посылкалар да алга таба махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен волонтёр Хасанова Гөлшат Мулланур кызына тапшырылды.
Әлеге акция өлкәннәрне дә, балаларны да берләштерде һәм хәтта кечкенә генә игелекле гамәлнең дә илебезне саклаучылар өчен зур терәк була алуын күрсәтте.
Нет комментариев