Патриотик тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тарихка сәяхәт: Теләнче Тамак үсмерләре «Җиңү поезды»нда булдылар
Күптән түгел Теләнче Тамак авылының үсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр үткәнгә сәяхәт кылдылар. Балалар илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган Бөек Ватан сугышы хәтирәләрен барлау өчен, дөньяда тиңе булмаган «Җиңү поезды» музеена юл тоттылар. Хәрәкәт итүче тимер юл составында урнашкан бу уникаль инсталляция балаларны дәһшәтле елларның нәкъ үзәгенә алып кайтты.
-
«Хәтер кар астында калырга тиеш түгел!
Чын патриотизм — ул сүзләр генә түгел, ә безнең киләчәк өчен гомерен биргән кешеләр турында реаль кайгырту да. Калмаш авылындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекчәсе активистлары мөһим карар кабул итте: Бөек Ватан сугышы һәм СВО геройларына багышланган һәйкәлне шефлыкка алды.
-
«Шатлык» балалар бакчасында «Солдатка хат һәм посылка» акциясе узды
Кувады авылының «Шатлык» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Солдатка хат һәм посылка» патриотик хәйрия акциясе узды. Чара барышында балалар, ата-аналар һәм педагоглар хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтүгә һәм балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән уртак эштә берләштеләр.
-
Калмашта «Солдатка хат» патриотик акциясе узды
Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Калмаш авыл китапханәсе һәм урта мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә йөздән артык җылы һәм ихлас хат әзерләде.
-
Новотроицкое мәктәбе укучылары МХО хәрбие «Брюс» белән аралашты
Новотроицкое мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы белән очраштылар. Хәрбинең позывное – «Брюс».
-
Җылы очрашу узды
Айрат армиядә хезмәт итүнең, үз илеңне яратуның әһәмияте һәм Ватан алдындагы бурычыңны үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде
-
Батырларның исемнәре уеп язылган
Җиңү бәйрәме үтсә дә, төрле елларда, төрле сугышларда катнашкан ветераннарны, анда һәлак булган асыл ирегетләребезне зурлау туктамый. Үткән атна шимбәсендә Калмаш авылында да шундый чараларның берсе узды. Биредә Әфган сугышы ветераннары истәлегенә мемориаль такталарны ачтылар.
-
Армиягә кыю егетләр генә алына
Үткән атнада Кенәз мәдәният йортында Россия армиясе сафларына чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Татарстан Республикасы Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр катнашты.
-
Туган җирнең батыр уллары
Ярты еллык хезмәттән соң Тукай районыннан моби ли за ция цияләнгәннәр беренче ялларына кайттылар. Кыска вакытлы отпуск булуга карамастан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның күбесе авылдашлары, мәктәп укучылары белән очрашырга, туган мәктәпләрдә һәм коллективларда булырга вакыт табалар.