Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Патриотик тәрбия

Тарихка сәяхәт: Теләнче Тамак үсмерләре «Җиңү поезды»нда булдылар

Күптән түгел Теләнче Тамак авылының үсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр үткәнгә сәяхәт кылдылар. Балалар илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган Бөек Ватан сугышы хәтирәләрен барлау өчен, дөньяда тиңе булмаган «Җиңү поезды» музеена юл тоттылар. Хәрәкәт итүче тимер юл составында урнашкан бу уникаль инсталляция балаларны дәһшәтле елларның нәкъ үзәгенә алып кайтты.

Бу музей гади генә түгел — ул Бөек Ватан сугышының тарихын тере елъязма рәвешендә күрсәтүче уникаль экспозиция. Балалар вагоннар буйлап аудиогид белән сәяхәт кылдылар һәм ветеран-тимерюлчы хикәяләрен тыңладылар.

Сугышның тере шаһитлары

Һәр вагон — сугышның аерым эпизодына багышланган.  Монда һәр образ, һәр деталь сугыш ачысын һәм җиңү шатлыгын үз күзең белән күрергә мөмкинлек бирә. Экспонатлар шулкадәр реалистик ки, балалар үзләрен чын сугыш уртасында кебек хис иттеләр. Шулай ук солдатлар, санитарлар һәм тылдагы кешеләрнең батырлыгы турында белделәр.

Музейда күргәннәр балалар күңелендә онытылмаслык эз калдырды, тарихка башка күз белән карарга этәргеч булды.

«Мандый сәфәрләр балаларыбыз өчен бик мөһим. Сугыш турында ишетү бер нәрсә, ә мондый музей аша аны үз күзләрең белән күрү, үзең аша үткәрү — бөтенләй башка. Бу балаларга тыныч күк йөзенең кадерен белергә һәм бабаларыбыз белән горурланырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте төркемне озатып йөрүчеләр.

Дөрестән дә, мондый чаралар үсеп килүче буында чын патриотизм хисе һәм шушы дәһшәтле елларда халкыбыз күрсәткән батырлыкка хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев