Бәтке укучылары «Җиңү юлында – 2026» хәрби-тарихи уенында катнашты
Шушы көннәрдә НГПУның Индустриаль-педагогика көллиятендә «Җиңү юлында – 2026» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен узды.
Ярышта Бәтке мәктәбенең 9–10 сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп данын якларга җыелган команданы физкультура укытучысы Ф. Ф. Галәветдинов җитәкләде.
Барлыгы сигез команда катнашкан уенда укучылар үзләренең физик әзерлекләрен, зирәклекләрен һәм тарих буенча белемнәрен күрсәттеләр. Катнашучылар төрле сынаулар аша үтте: строй әзерлеген күрсәттеләр, АК-74М автоматын сүтеп-җыю биремнәрен үтәделәр, беренче ярдәм күрсәттеләр, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Ярыш нәтиҗәләре 9 Май бәйрәме алдыннан игълан ителәчәк.
2020 елдан бирле үткәрелеп килүче бу хәрби-тарихи уен яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең мөһим өлешенә әверелде. Ул укучыларда командада эшләү күнекмәләрен ныгыта, тарихка кызыксыну уята һәм авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев