Андрей Малахов аша баласына әни эзләгән Айгөл Фазлыеваның улы кадет булган
Газетабызда «Әмир – әтиле-әниле булды!» исемле язмам дөнья күргәнгә алты ел вакыт узып китте. Газета укучылар Әмир атлы үсмернең хәзерге көндә яшәеше, язмышының нинди юнәлеш алуы белән кызыксыналар. Малайның опекуннары – Теләнче Тамак авылында яшәүче ирле-хатынлы Раушания белән Тәлгать Фәсиховлар, искәрмә рәвешендә, шушы язманың авторына Әмир хакында язарга рөхсәт иттеләр. Газета укучылар арасында яңа әбүнәчеләр өстәлгәнгә Әмир, аның әнисе, тәрбиягә алган гаилә хакында сөйләп китү урынлы булыр.

Моннан берничә ел элек Россия каналында – «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруында Казан шәһәрендә яшәүче, яман шеш белән авыручы ялгыз ана Айгөл Фазыйлова алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алу өчен гаилә эзләве турында белдергән иде. Айгөл Фазыйлованың үзе исән чагында улының киләчәк язмышын кайгыртуына кешеләр битараф калмады. Аянычлы язмышка дучар булган ханымга (ул күптән вафат) Татарстан Республикасы Рәисе (ул вакытта Президенты) Рөстәм Миңнеханов та ярдәм кулы сузды. Изге күңелле кешеләр, волонтерлар һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд, туганнары Айгөлгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Әмирне – Тукай районы, Теләнче Тамак авылындагы туганнары тәрбиягә алды. Малай тулы, матур гаиләдә тәрбияләнде.

Укучылар дөрес аңласын өчен, бу гаилә тарихын кыскача сөйләү урынлы булыр. Айгөлнең Фазыйлованың әнисе – Гүзәлия. Ул – Тәлгать Фәсиховның бертуган сеңелесе. Гүзәлия ханым Нурлат районы Әхмәт авылында ире, кызы Айгөл белән әйбәт кенә яшәп ятканда каты авырый. Гүзәлиянең сөт бизендә яман шеш булуы ачыклана. Озакламый ул үлеп китә. Тәлгать белән Раушания Гүзәлияне җирләргә баргач, Айгөл белән аның яшь ярымлык улы Әмирнең үги әтисе янында яши алмаслыгын аңлыйлар. Шунлыктан, Айгөл белән аның улын Теләнче Тамакка алып кайталар. Бервакыт, Айгөл туганнарына үзенең каты авыртудан интегүен сөйли. Айгөлнең әнисенең бертуган апасы Рәхилә ханым аларны Казанга, үзе янына алып китә һәм табибларга йөртә башлый. Хастаханәдә Айгөлгә куркыныч диагноз куела – сөт бизе яман шеше. 2015 нче елда аңа операция ясыйлар. Айгөл биш еллап яман авыру белән көрәшә. Яман шеш спрут шикелле аның үпкәсен, бавырын, умыртка сөяген, баш миен, хәтта сөякләрен камап ала. Яшәүгә өмете өзелгән Айгөл, волонтерлар ярдәмендә, улы белән Россия 1 нче каналда бара торган «Андрей Малахов белән туры эфир» тапшыруына бара. Шуннан соң Айгөлгә финанс ярдәме күрсәтелә. Авыр хәлдә калган Айгөлгә Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмгә килә. Ләкин, көчлне авыру аны тәмам аяктан ега. Үзенең терелә алмаслыгын белгән ана, исән чагында улын гаиләгә урнаштырып калдырырга тели.
Ятим балага күңел канатларын ачып үз гаиләләренә сыендырган Раушания белән Тәлгать Фәсиховлар: «Әмирне Теләнче Тамакка 2019 елның 25 декабрендә алып кайттык. Баланы опекага алу – бик җаваплы эш. Тиешле документлар әзерләү өчен байтак вакыт кирәк. Опекуннар медицина комиссиясе уза – булачак ата-ана сау-сәламәт һәм балага тиешле тәрбия бирә алырлык кешеләр булырга тиеш. Даими эш урыны һәм гаилә бюджетының баланы тәрбияләрлек дәрәҗәдә булуы сорала. Ир белән хатын арасында үзара татулык һәм көнкүреш шартларының уңайлы булуы да исәпкә алына. Шулай, җиз иләктән узгач, Әмирне алып кайттык», – диләр.
.jpg)
Раушания кырык ел гомумбелем бирү мәктәбендә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары вазыйфасын ихластан башкара, Тәлгать тә шул ук мәктәптә хезмәт куя.
«Әмирне, буш вакытын дөрес итеп бүлү өчен, спорт секциясенә йөрттек. Гаджетлар – баланың күп вакытын ала торган заман. Сәламәт яшәү рәвешен сабый чагыннан ук күңеленә салу өчен тырышлык куярга туры килде һәм ул эш дәвамлы. Ир бала, малай кешенең киләчәктә ил сакчысы, гаилә башлыгы булырга тиешлеген гамәлдә аңлату чарасы да булып тора аның кадет мәктәбендә укуы. Без – Әмирне опекага алган, зур җаваплылык хисе тоеп эш итә торган туганнары. Шулай булса да, Әмирнең Казанда яшәүче якын туганнары (әнисе ягыннан) белән дә бу мәсьәләдә – кадет мәктәбенә бирү буенча киңәшләштек. Утырып киңәшләшү файдага булды – уртак фикергә килдек. Бала тәрбиясе – катлаулы, җаваплы хезмәт. Бигрәк тә тәрбиягә алган бала белән сак эш итү тиешле. Җайлап аңлаткач бала үзе дә безнең фикерне бик теләп кабул итте. «Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе»ндә Әмир икенче елын укый. Беренче елны яңа урынга, яңа коллективка, төрле җирләрдән җыелган яшүсмерләргә ияләшү чоры булды. Бу чорны, аллаһ ярдәме белән, бергәләп үттек. Әмирне тәрбияләүдә Рәхилә апа тырышлык куя. Ул – күз-колак булып, яшүсмер балага ана җылысы бирүдә зур эш башкара. Илнур туганыбыз Әмиргә ирләрчә тәрбия бирә, ул – малай өчен зур терәк. Җәйге каникулда Әмир бездә – Теләнче-Тамакта булды. Быел да үзебезгә алып кайтырга ниятләп торабыз», – ди Фәсиховлар.

Сабый бала моннан алты ел элек: «Үскәч МЧСта эшләргә телим. Бәлки полиция хезмәткәре, ә бәлки Ватан сакчысы – хәрби кеше булырмын. Шуңа күрә нык, көчле, сәламәт булырга кирәк. Үскәч кешеләргә ярдәм итәргә телим. Әйбәт кешеләрне начарларыннан саклыйсым-яклыйсым килә» – дип киләчәккә планнары белән уртаклашкан иде. Әмир балачак хыялын тормышка ашыруда беренче адымнарын ясый – ул курсант.
Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов яшүсмерләр өчен өлге. Кадет мәктәбендә, башлыча, ятимнәр, кайнар нокталарда, махсус хәрби операция ан җирдә каты бәрелешләрдә һәлак булганнарның уллары белем һәм тәрбия ала. Аларның язмышларында охшаш яклар күп. Сабый чактан ук язмыш сынауларын кичкән малайларның алдагы көннәре кояшлы булсын, якты өметләре аклансын, матур хыяллары чынга ашсын!
Фото Фәсиховларның шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев