Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Патриотик тәрбия

Калмашта «Солдатка хат» патриотик акциясе узды

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Калмаш авыл китапханәсе һәм урта мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә йөздән артык җылы һәм ихлас хат әзерләде.

Калмаш авыл китапханәсе урта белем бирү мәктәбе белән берлектә «Солдатка хат» патриотик акциясен уздырды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә 167 укучы ихлас хатлар язды.

Балалар ак кәгазь битләренә үзләренең горурлык хисләрен, җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен юллады. Хатлар рәсемнәр белән бизәлде, солдатларга исән-имин әйләнеп кайтулар теләнде. Оештыручылар, бу хатлар хәрбиләргә рухи көч һәм күңел күтәренкелеге бирер, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев