Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотик тәрбия

Батырларның исемнәре уеп язылган

Җиңү бәйрәме үтсә дә, төрле елларда, төрле сугышларда катнашкан ветераннарны, анда һәлак булган асыл ирегетләребезне зурлау туктамый. Үткән атна шимбәсендә Калмаш авылында да шундый чараларның берсе узды. Биредә Әфган сугышы ветераннары истәлегенә мемориаль такталарны ачтылар.

– Илебез үзенең батыр, туган җирен яратучы халкы белән һәрвакыт дан тотты. Үткән гасырның канлы бәрелешләрендә күпме ирегетләребез, нәфис затларыбыз үзенең канын түгеп, яу кырында башын салган. Бүген исә без шундый сугышларның берсе – Әфган сугышында катнашкан ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Сугыш кырыннан исән-сау кайткан ул батырларның күбесе кызганычка каршы, инде гүр ияләре. Шулай да, алар турында хатирәләр, райондашларыбызның хөрмәт билгесе ветераннар истәлегенә куелган мемориаль такталарда яшәр, – дип тантананы ачып җибәрде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.

Аның сүзләренә шулай ук Тукай районы Хәрби хәрәкәт ветераннарының координацион советы рәйсе Айбулат Якупов, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Фердинанд Шәвәлиев та кушылды.

– Борынгыдан ук ир затының изге бурычы үз илен, якыннарын дошманнардан саклау-яклау булган. Тарих күрсәткәнчә, илебез бер сугышта да үзен көчсез ил итеп күрсәтмәгән. Һәм бу, безнең батыр йөрәкле, ныклы ихтыярга ия булган ир-егетләребез көче белән ирешелгән. Без бер вакытта да алар башкарган эшләрне, Ватанны саклыйм дип өзелгән кеше гомерләре турында онытмаска тиеш, алар хакында хәтерне гомерлек итеп яшәтергә бурычлы. Әфган сугышы тәмамлануына да күп еллар булса да, безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә ул сугышның кайтавазы әле дә яши. Сугышта һәлак булган һәм сугыштан соң да вакытыннан алда арабыздан киткән иптәшләребезне, хезмәттәшләребезне без һәрвакыт искә алабыз, аларны онытмыйбыз, – дип, Айбулат Якупов жыелган халыкның күңел кылларын тибрәтте.

Яу кырыннан кайтмый калган батырлар хәтерен хөрмәтләп, бер минут тынлык игълан ителде. Аннары, митингата Калмаш авылында туып-үскән, Әфганистан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайткан ветераннарны Рәиф Галимов, Илсур Вәгыйзов, Разил Әгълиев, Рамил Двояшкинны исемләп телгә алдылар. Кызганычка каршы алар инде гүр ияләре. Ләкин алар бу җирнең батыр уллары, горурлыгы, авыл тарихында үз урынын алган геройлар булып кала бирәләр.

Ветераннар яшәгән йортларга урнаштырылган хәтер такталары да моның ачыктаначык дәлиле. Бу көнне ачылган, мемориаль такталарга уелып язылган геройларның исемнәре батырлыкның, ир-ат бурычының изге булуын искә төшереп, яшь буынга патриотизм үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев