Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотик тәрбия

Армиягә кыю егетләр генә алына

Үткән атнада Кенәз мәдәният йортында Россия армиясе сафларына чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Татарстан Республикасы Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр катнашты.

Районкүләм чарага төрле авыл җирлекләреннән мәктәп укучылары, армия сафларына алыначак егетләр килде. Тамаша залында шулай ук аларның әти-әниләре, педагоглар, авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

Бәйрәм Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариевның сәламләү сүзләреннән башланды:

– Кадерле яшьләр! Матур традиция буенча без ел саен Россия армиясе сафларына чакрылучыларга багышланган чаралар уздырабыз. Бүгенге бәйрәм патриотизм тәрбияләүдә, туган илеңне, җиреңне ярату юнәлешендә зур эш башкара. Төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән, локаль бәрелешләрдә катнашып, хәрби бурычларын үтәгән ветераннар, хәрбиләр белән очрашу, алар белән аралашу, киңәшләрен ишетү – сезгә хәрби бурычыгызны үтәргә, батыр булырга ярдәм итәчәк. Сез – безнең киләчәгебез, илебез сакчылары, яклаучыларыбыз. Һәммәгезгә дә укуларыгызда, эшләрегездә уңышлар, исәнлексаулык телим, – диде ул.

Аның сүзләренә районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев та кушылды. Ул яшүсмерләргә, армия сафларына чакырылучы яшьләргә армиянең чын иратлар тәрбиләүдә, холыкны чыныктыруда булган роле турында сөйләде, ил тарихында булган батырларны, алар кылган кыю эшләрне искә алды.

– Илебез һәрвакыт үзенең батыр уллары, тимердәй ныклы ихтыяры булган хәрбиләре, яу кырында башкарылган геройлыклары белән дан тотты. Туган җиргә булган мәхәббәт, халыкны сөю һәм аны яклау, Россия хәрбиләре өчен һәрвакыт мөһим кыйммәтләрнең берсе булып торды һәм шулай булып кала. Әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган ватандашларыбыз моны янә бер кат исбат итә. Бүген залда утыручы, фронттан кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбызга да илебез чиген саклаганнары, халыкыбыз тынычлыгы хакына көрәшкәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Без сезне хөрмәт итәбез, яшь буын өчен сез патриотизм, батырлык өлгесе. Армия сафларына алынасы егетләргә исә хезмәтләренең яхшы үтүен, чыныгып кайтуларын телим, – диде хәрби комиссар.

Сүз уңаеннан, Дамир Шамил улы чакрылыш буенча армиягә алынучы егетләрнең бары тик үз хәрби частьләрендә генә хезмәт итәчәкләре, махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәкләрен азсызыклады.

Аның сүзләреннән соң, тамаша залы фронттан ялга кайткан хәрбиләрне дәррәү алкышлар белән хөрмәтләде. Алгы рәтләрдә утыручы, бәйрәмгә тормыш иптәшләре, якыннары белән килгән хәрбиләр уңайсызланып кына урыннарыннан тордылар, райондашларын, авылдашларын сәламләделәр. Аннары аларны сәхнәгә чакырып, район эшмәкәрләре, предприятиеләре ярдәме белән алынган калиматорлар, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүз Камалов, мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева әзерләгән бүләкләр белән тапшырдылар. Хәрбиләрнең якыннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

– Безне чакырып, шулай зурлавыгыз, бүләкләрегез, җылы сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт. Армиягә барасы егетләргә кыюлык, илебезгә тугры хезмәт итүегезне, хәрби хезмәттә чын ир дуслыгының нәрсә икәнен белеп, чыныгып кайтуыгызны телибез, – дип, рәхмәт сүзләре, теләкләрен җиткерде хәрбиләр.

Шулай ук яшьләр алдында Тукай районы Хәрби хәрәкәт ветераннарының координацион советы рәисе Айбулат Якупов, ветераннар чыгыш ясады. Һәр чыгыш район артистларының җырлы-биюле концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм сугышчы-интернационалистларга багышланган һәйкәлләргә чәчәк салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев