“Без –Тукай оныклары” бәйгесе дәвам итә
2026 елның апрелендә бөек татар шагыйре, Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тула. Шушы истәлекле дата уңаеннан “Якты юл” редакциясе Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар арасында “Без –Тукай оныклары” дигән бәйге игълан иткән иде.

Бәйге турындагы хәбәр чыгып, берничә сәгать узуга, почтабызга хатлар килә дә башлады. Иң куанычлысы — балаларның шигырьләрне яттан гына түгел, ә эчтәлеген аңлап, күңел биреп башкарулары. Җитәкчеләрнең дә бу эшкә җаваплы каравы һәр видеода ачык чагыла.
Бәйгенең тагын бер кызыклы ягы бар, анда балалар гына түгел, өлкән буын кешеләре дә катнаша ала. Чынлап та теләк белдерүчеләр бар икән.
Конкурсның төп максаты — Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуны арттыру, аның шигырьләре аша әйтергә теләгән фикерләрен тирәнрәк аңлау һәм халыкка җиткерү.
Бәйгегә йомгак Тукайның туган көне алдыннан ясалачак. Җиңүчеләрне 23 апрельдә халык үзе онлайн рәвештә сайлап алачак.
Катнашырга теләге булганнар, ашыгыгыз! Вакыт аз калды — 22 апрельгә кадәр өлгереп калырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев