Татар теле укытучылары өчен һөнәри конкурсның икенче этабы башланды
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте татар теле укытучылары һәм татар телендә белем бирүче педагоглар өчен конкурсның икенче этабы башлануы турында хәбәр итә. Аның максаты — телнең әһәмиятен арттыру, яшьләр арасында аңа карата хөрмәтне ныгыту һәм укытуда күбрәк куллану.