Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Конкурс

Тиздән «Без – Тукай оныклары» бәйгесенә йомгак ясалачак

2026 елның апреле татар дөньясы өчен аеруча кадерле — быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Бу истәлекле дата уңаеннан «Якты юл» редакциясе игълан иткән «Без – Тукай оныклары» шигырь укучылар бәйгесе үзенең финиш сызыгына килеп җитте.

Бүген, 22 апрель — бәйгебезнең соңгы көне. Инде йомгак ясарга да вакыт җиткән. Дөресен әйтергә кирәк: бәйге игълан иткәндә мондый зур активлык көтмәгән идек! Редакциябезгә барлыгы 34 видеоролик килде. Бу — халкыбызның Тукай сүзенә булган ихтирамының күркәм күрсәткече.

Бу бәйге безне нәрсәсе белән сөендерде дигәндә, иң беренче чиратта, катнашучыларның ихласлыгын әйтергә кирәк. Балаларның шигырьләрне коры ятлап кына түгел, ә эчтәлеген тулысынча аңлап, һәр сүзенә күңел җылысын биреп башкарулары сокландыргыч булды. Бу — Тукай сүзенең яшь буын йөрәгендә яшәвен күрсәтүче бик мөһим күренеш.

Шулай ук катнашучыларның осталыгы һәм җитәкчеләрнең бу эшкә булган җаваплы карашы да сокландырды. Һәр видеода укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның зур хезмәте, балаларга дөрес юнәлеш бирергә тырышулары ачык чагыла. Аларның бу иҗади ярдәме бәйгегә аерым бер төс һәм сыйфат өстәде.

Бәйгенең тагын бер үзенчәлеге — анда яшь чикләре булмавы. Катнашучылар арасында 4 яшьлек кенә нәниләрнең дә, тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәребезнең дә булуы — бөек Тукаебызның барлык яшьтәге кешеләр өчен дә бердәй якын һәм кадерле икәнен тагын бер кат исбатлады.

Бәйгебезнең төп максаты — бөек шагыйрь иҗатына кызыксынуны арттыру һәм аның тирән фикерләрен халыкка җиткерү иде. Бу максатка без бергәләп ирештек дип ышаныч белән әйтә алабыз!

Хәзер исә бәйгенең иң җаваплы һәм кызыклы өлеше башлана. Беренче этапта редакция хезмәткәрләре килгән барлык эшләрне карап чыгып, иң яхшы 10 башкаручыны сайлап алачак.

Ә менә төп җиңүчеләрне билгеләүне без сезгә — хөрмәтле укучыларыбызга тапшырабыз. Халык тавышы бәйгенең гаделлеген һәм ачыклыгын тәэмин итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп очко җыйган 3 җиңүчене редакциягә кунакка чакырып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз. Социаль челтәрләребезне күзәтеп барыгыз, тавыш бирүдә актив катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев