Тукай районында «Тау башына салынгандыр безнең авыл» исемле иҗади конкурс игълан ителде
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Тукай муниципаль районы төзелүгә 50 ел уңаеннан районыбызда «Тау башына салынгандыр безнең авыл» исемле иҗади конкурсы игълан ителде.
Конкурс ике юнәлештә уздырыла:
– рәсем сәнгате (рәсем, графика, декоратив-гамәли иҗат);
– әдәби (шигырьләр, хикәяләр, эсселәр).
Эшләр 2026 елның 6 февраленә кадәр кабул ителә.
Катнашу шартлары белән районның мәгариф учреждениеләрендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев