Калмиядә «Әнкәйгә хат» кичәсе узды
Калмия авылы мәчетендә әниләрнең кадере һәм аларга булган олы хөрмәткә багышланган «Әнкәйгә хат» исемле вәгазь кичәсе оештырылды.
Кичә барышында ислам динендә ананың тоткан урыны, аларга карата мәхәббәт һәм итагатьлелек күрсәтүнең мөһимлеге турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләнде.

Катнашучылар әниләргә багышланган изге догалар укыдылар, күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен юлладылар.

Чараны оештыручы Ләйсирә Сәхибҗанова билгеләп үткәнчә, бу очрашу һәркем өчен олы сабак булып, җаннарга тынычлык һәм рәхмәт хисе өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев