Дини йола рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Газизулла» мәчете каршындагы мәйдан зур бәйрәм үзәгенә әверелде
Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогындагы Тукай районы мөхтәсибәтенең «Газизулла» мәчете каршындагы мәйданда Корбан бәйрәме узды. Ул бистә халкын, балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштергән күркәм чарага әверелде.
-
Калмиядә «Әнкәйгә хат» кичәсе узды
Калмия авылы мәчетендә әниләрнең кадере һәм аларга булган олы хөрмәткә багышланган «Әнкәйгә хат» исемле вәгазь кичәсе оештырылды.
-
Кырга чыктылар
Мәләкәс авылында кырга чыгып, яңгыр сорап Ходайга ялын- дылар, керәшеннәрдә бу йола «Чук итү»дип атала. Елга ярына авыл халкы җыелды. Алар сөт, он һәм майдан ясалган боламык, шулай ук йомыркадан ризык пешерделәр.