Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Дини йола

«Газизулла» мәчете каршындагы мәйдан зур бәйрәм үзәгенә әверелде

Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогындагы Тукай районы мөхтәсибәтенең «Газизулла» мәчете каршындагы мәйданда Корбан бәйрәме узды. Ул бистә халкын, балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштергән күркәм чарага әверелде.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы котлау сүзләре белән башланып китте. Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны аның ярдәмчесе Сәлмән хәзрәт Исмәгыйлев тәбрикләде. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Ольга Маркова һәм «Газизулла» мәчете имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев кунакларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Алар чыгышларында барлык халыкны Корбан бәйрәме белән котлап, тынычлык, иминлек һәм рухи бердәмлек теләделәр.

Балалар өчен иң шатлыклы мизгелләрнең берсе – иганәче ярдәме белән бүләк ителгән биш велосипедны тапшыру булды. Бу күркәм бүләк бәйрәмнең чын бизәгенә әверелде һәм нәни катнашучыларда ихлас сөенеч хисләре уятты.

Бәйрәмнең төп бүләге исә мәчет мәйданы чисталык урнаштыру буенча үткәрелгән бәйгедә уйнатылган корбанлык тәкә булды. Балалар мәчет тирәсен тәртипкә китерүдә көч сынаштылар. Әлеге бәйге бәйрәмнең иң әһәмиятле чараларының берсе булды, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисендә әйтелгәнчә, чисталык – иманның яртысы. Бәйге балаларга шатлык бүләк итеп кенә калмады, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм чисталыкны саклауның мөһимлеген дә искә төшерде.

Кунаклар өчен төрле конкурслар һәм күңел ачу чараларын үз эченә алган бай бәйрәм программасы әзерләнде. Барлык балаларга туңдырма таратылды, ә катнашучылар һәм кунаклар өчен милли пылау, хуш исле коймаклар һәм кайнар чәй әзерләнде.

Бәйрәм җылы һәм дустанә мохиттә үтте, бистә халкына һәм кунакларга күп кенә якты тәэсирләр һәм күңелле мизгелләр бүләк итте.

Чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан оештыручыларга, волонтёрларга, иганәчегә һәм үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Корбан бәйрәме киләчәктә дә кешеләрне берләштерсен, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итсен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга хезмәт итсә иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев