Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Зур перспективалар күрәм»: Түбән Кама студенты пилотсыз системалар гаскәренә хезмәткә китә

Түбән Кама политехника колледжы студенты хәрби хезмәткә контракт төзеп барырга карар кылган. Ул пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итәчәк. Егет белдергәнчә, бу аның уйланылган адымы: ул хезмәт шартлары белән алдан танышкан һәм бу юнәлеш биргән мөмкинлекләрне югары бәяләгән.

«Мин контракт буенча хезмәткә барырга алындым. Шартларны өйрәндем. Биредә зур перспективалар һәм карьера үсеше күрәм», – дип сөйләде яшь егет.

Татарстанда контракт буенча хезмәткә кабул итү дәвам итә, шул исәптән яңа төр гаскәрләргә – пилотсыз системалар гаскәренә. Контракт бер елга төзелә һәм автоматик рәвештә озайтылмый; хезмәткәр теләсә, контракт тәмамлангач хәрби көчләрдән китә ала.

Әзерлек һәм өстенлекләр

Хәрбиләрне әзерләү Татарстан белән күрше төбәкләрдә урнашкан уку үзәкләрендә уза һәм ай ярымнан өч айга кадәр дәвам итә. Укыту программасы бик тыгыз, анда практик өлешкә зур игътибар бирелә. Әзерлек курсын үткәч, хәрбиләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә, бу исә барлык тиешле ташламаларны һәм түләүләрне алу хокукы бирә. Башка гаскәрләргә күчерү каралмаган.

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары, подполковник Газинур Ситдиков билгеләп үткәнчә, контрактчылар өчен хәрби вазыйфа буенча югары суммада акчалата түләү каралган.

«Контракт бер елга төзелә, аннары хезмәткәр хәрби көчләрдән китә ала. Безнең максат — нәкъ менә күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен арттыру», — диде ул.

Хезмәткәрләр һавада, суда һәм җирдә эшләүче пилотсыз системалар белән идарә итәчәк. Комиссар сүзләренә караганда, компьютер уеннары белән кызыксынган яшьләргә бу хезмәттә бигрәк тә уңайлы булыр, чөнки аларның кул хәрәкәте һәм реакциясе тиз, алар цифрлы интерфейсларга күнеккән. «Монда хәтта срочный хезмәт үтмәгән яшьләр дә катнаша ала», — дип өстәде ул.

Студент үзе исә, алган белемнәре һәм күнекмәләре гади тормышта да, укуын дәвам иткәндә дә файдалы булачак дип саный.

Контракт буенча хезмәткә керү, өстәмә премияләр, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтыннан карарга мөмкин. Шулай ук Казан шәһәре, Аэропортовская урамы, 1/40 йорты адресы буенча урнашкан Контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктына мөрәҗәгать итә аласыз (тел. 8 (843) 221-44-52). Башка төбәк кешеләре өчен кайнар линия номеры: 117 яки 8 (800) 222-59-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев