Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ветеран, хөрмәтле ил агасы

Өчпомаклы хатлар... Уллары сугышка киткән солдат аналары, фронтовикларның хатыннары, сугыш чоры балалары ул хатларны тилмереп, сулышлары белән тартып алырдай булып көткәннәр...

Каш өстенә кулын куеп, мөләем елмаеп капка төбендәге эскәмиядә аксакал утыра. Ул – Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтнәҗипов. Аксакал бәйрәмчә бизәлгән капка алдына җыелган халыкка аталарча, бабайларча сөеп карый. Күр әле, күпме халык, аны хөрмәтләп, Бөек Җиңү белән котларга килгән!

Район башлыгы Камил Нәҗмиев ветеран белән,  милләтебезгә хас булганча, ике куллап күрешеп, аркасыннан сөеп сәламләде. Хәл-әхвәлләр белешкәннән соң ветеран хөрмәтенә оештырылган чара патриотик  җыр белән башланып китте. Район башлыгы Камил Нәҗмиев ветеранны ихастан котлап Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район исеменнән бүләк тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.  

Калмаш гомумбелем бирү мәктәбе укучылары бәйрәмгә ямь өстәделәр – патриотик җырлар башкардылар, яттан шигырьләр сөйләделәр. Ветеран белән очрашу, аны Бөек Җиңү белән котлау чарасы җылы атмосферада үтте.   

 

Сынаулар, сынаулар...

Бөек Ватан сугышы башланганда Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка 15 яшь була. Сугыш чоры балаларына хас булганча, үсмер егет җиң сызганып колхозда эшли. Сугышның кырыс, зәһәр җиле аларның капкасын да киң каерып ачып керә. Иң беренче булып тиңдәшсез яуга гаиләдәге өлкән бала – Өлфәт китә. «Гаиләбез белән тилмереп абыйдан өчпочмаклы солдат хатлары көттек. Бер хатында: “Смоленский тирәсендә барган яуда җиңелчә яраландым. Госпитальдән сезгә сәлам хаты язам...” дип язган иде. Ул әти-әнине, безне хәсрәтләндермәс өчен җиңелчә яраландым дип язган булса кирәк. Шундый сер бирмәс токымнан бит без. Госпитальдә бераз дәвалануга абый кабат фронтка керә. Өлфәт абый ил өчен барган яуларда һәлак булды. Белоруссия җирендә һәлак булуы хакында кара мөһерле хәбәр алдык. Ике малай, ике кыз үскән идек, бүгенгесе көндә мин генә исән. Ике сеңелем дә гүр ияләре», – дип туганнарын сагынуын белдереп куя ветеран. 

Яулар кичкән солдат

Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны армиягә 17 яшендә алалар. «Чакыру кәгазе килүгә – 1943 нче елның көзендә чыгып киттем. Әтием Яр Чаллы шәһәренә тикле озата килде. Чулман елгасында боз әле ныклап катмаган иде. Олы яшьтәге бер урыс абзые көймәсендә ун малайны (авылдашларымны) – Чулман елгасын кичеп, Тарловка авылына алып чыкты. Без ул абзыйга көймәдә ишкәкләрне ишәргә, бозларны этәргә ярдәм иттек. Аннан Менделеевский районы Камай авылына барып кундык. Шуннан безне Әгерҗегә озаттылар. Ижауда бер ай ярым хәрби өйрәнүләр үткәннән соң фронтка җибәрделәр. “Максим” станоклы пулеметы пулеметчысы идем. Чехословакияне азат итүдә катнаштым. Праганы алдык. Андагы салкынлык. Фрицкә салкыннар бик авыр булды – кырылдылар. Бездә бит кышлар салкын, зәмһәрир була иде. Шуңа да без чыдадык, балачактан салкын кышлар безне чыныктырган инде. Аннан безне Көнчыгыш тарафына озаттылар», – ди һәм япон сугышы хакында хәтеренә уелганнар белән уртаклаша.  

Шәүкәт Әхмәтнәҗипов Ерак Көнчыгыш фронтында 252 нче укчы полкында пулеметчы була. Манчьжурияне азат итүдә катнаша. Харбинда барган каты яуларда батырлыклар күрсәтә. Германия капитуляциясе, ягъни Бөек Ватан сугышы тәмамлану турында документ төзелсә дә, Ерак Көнчыгыш өчен сугыш тиз генә тукталмый. Ул тарафта кара болытлар куера. Шәүкәт Әхмәтнәҗипов хезмәт иткән дивизия солдатларының күпчелеге сугыш кырында һәлак була. Япония капитуляциясеннән соң, кыскасы ил азатлыгы өчен барган сугыш тәмамлангач та байтак еллар совет армиясе сафларында – Владивостокта хезмәт итә ул. 

«... Төгәл генә итеп санын әйтә алмасам да, авылдан бик күп киттек сугышка. Бары тик утызлап фронтовик кына туган якка әйләнеп кайтты. Аларның да күбесе, каты яраларыннан мантый алмыйча үлде. Сугыш асыл ир-егетләрне һәм дә батыр хатын-кызларны үзенә йотты. 

Үзем сугышка киткәнче тылда фронт тоткан кеше буларак әйтәм – тылдагы халыкка бик авыр булды. Тылдагылар бер телем икмәккә тилмерде Шулай да: “Барысы да – Җиңү өчен!” дип үз авызларыннан өзеп, булганны фронтка озатты», – дип сөйли сугыш чоры баласы, Бөек Ватан сугышы ветераны.  Шәүкәт ага «Японияне җиңгән өчен», Жуков медале, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шәүкәт аганың зиһене – ачык, хәтере – яхшы. Ул сугыштагы вакыйгаларны, Бөек Җиңүдән соң колхоздагы, гомумән авылдагы авыр тормышны кинокадр караган сыман сөйли. Аны тыңлыйбыз – күздән яшьләр килә. Түзсә дә түзә икән адәм баласы, дисең. Шунысын да әйтмичә булмый, утыз җиденче караңгы елларда әти-әнисенә – бу гаиләгә, репрессиягә эләгеп, авыр сынаулар аша үтәргә туры килә. 

 

Кайту

Яулар кичкән ир-егет 1950 нче елның 20 нче апрелендә туган ягына кайта. Ачлык-ялангачлыктан, авыр хезмәттән нык йончыган халкын күреп аның йөрәге әрни. Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү, хуҗалыкларны аякка бастыру елларында көнне төнгә ялгап эшли.

Фронтовик ир фермада да хезмәт куя, трактор да иярли. Аның һөнәри белеме була – Яр Чаллыда ТМШда трактористлар әзерләүче курсларда укый. 

Фронтовик 1953 нче елда Мәргубә исемле кызга өйләнә. Яшь пар якты киләчәккә өмет итеп, җылы хисләрен кушып оя үрә. Ир белән хатын авыл хуҗалыгы тармагында җиң сызганып эшлиләр. Өч кыз һәм бер улларына белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгаралар. 

Бүгенгесе көндә ветеранның улы Хәмит белән килене Эльвира төп нигезгә каршы йортта яшиләр. Шәүкәт аганың кызлары, улы-килене, онык һәм оныкчыклары – барысы да әтиләре, бабалары йортына сукмакны суытмый. «Балаларым игелекле, мәрхәмәтле. Барысына да рәхмәт!» – ди ветеран.

Бер гасырлык гомер кичкән, бүгенгесе көндә үз аягында йөрүче, зиһенле аксакалга алдагы елларда да Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга язсын! 

Фото: Амина Рамдиль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев