Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукай районында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чара узды

Язның беренче көннәре белән бергә ишегебезне 8 март бәйрәме кага. Шул уңайдан «Энергетик» мәдәният сараенда районыбызның иң күркәм затлары өчен җылы очрашу оештырылды.

Тантанага чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучыларның кадерле әниләре һәм сабыр тормыш иптәшләре, фидакарь волонтерлар, җаваплы урыннарда эшләүче хатын-кызлар — һәркайсы бүген игътибар үзәгендә булды. Залны тутырып балкыган елмаюларга бәйрәмнең символы булган ләлә чәчәкләре тагын да ямь өстәде. Бу чәчәк бәйләмнәре хатын-кызларыбызның гүзәллегенә һәм ныклыгына олы хөрмәт билгесе булып кабул ителде.

Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев тантанада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сез — безнең илһам чыганагы һәм төп таянычыбыз. Күңелләрегездә һәрчак тынычлык хакимлек итсен, ә тормышыгыз якты мизгелләргә бай булсын. Һәркайсыгызга бәхет, мәхәббәт, шатлык һәм җан җылысы телим. Сезне бәйрәм белән, кадерлеләребез!» — диде ул үзенең чыгышында.

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләренә һәм тормыш иптәшләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук авыл җирлекләрендә фидакарьлек күрсәтеп, хәрбиләргә ярдәм итүче волонтер хатын-кызларның хезмәтен югары бәяләде. Камил Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, нәкъ менә хатын-кызларның ныклыгы һәм чиксез ярдәме аркасында безнең сакчыларыбыз иң авыр минутларда да өй җылысын тоеп яшиләр.

Тантана барышында барлык хатын-кызларга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм гаилә иминлеге теләнде. Бәйрәм бүләге буларак әзерләнгән концерт программасын гүзәл затларыбыз бик яратып карады, артистларның җылы чыгышлары күтәренке кәеф бүләк итте.

Фото һәм информация Тукай районы матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев