Түбән Камада пенсионердан 2,3 млн сум акча алган үсмер тоткарланган
Түбән Камада полиция 16 яшьлек үсмерне тоткарлаган. Ул мошенниклар схемасында курьер ролен башкарган һәм өлкән яшьтәге хатын-кыздан зур суммадагы акча алган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 79 яшьлек пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзен “Дәүләт хезмәтләре” һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр тарафыннан алдануын сөйләгән. Алар хатын-кызны ышандырып, аның акчасын “куркыныч астында” дип әйткәннәр.
Нәтиҗәдә, пенсионер алдакчылар күрсәтмәсен үтәп, 2 358 358 сумны билгесез кешегә тапшырган.
Полиция тиз арада акчаны алган кешене ачыклаган — ул Казанда яшәүче 16 яшьлек үсмер булып чыккан. Аны кулга алганнар.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары мошенниклык схемасында катнашкан башка кешеләрне дә эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев