Түбән Кама егете тыелган символика күрсәткәне өчен штрафка тартылган
Түбән Камада яшәүче 20 яшьлек егет интернетта тыелган АУЕ* хәрәкәте символикасын күрсәткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу очрак интернетны тикшерү вакытында ачыкланган. «Воинк» кушаматлы кулланучы мессенджерда тыелган хәрәкәткә бәйле рәсем урнаштырган. Тикшерүдән соң аның кем булуы билгеле булган — ул Түбән Кама кешесе булып чыккан.
Аңа карата тыелган символиканы тарату һәм күрсәтү буенча беркетмә төзелгән.
Министрлык интернетта урнаштырылган материаллар өчен җаваплылык турында искәртә һәм законны үтәргә чакыра.
*АУЕ хәрәкәте Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев