Татарстанда сайлауларның өченче көнендә тавыш бирүчеләр саны 64,5 процентка җиткән. Бу мәгълүмат 20 сентябрь көнне сәгать 12:00гә «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасында теркәлгән күрсәткечләргә нигезләнә, дип яза Татар-информ.
Республикада тавыш бирү 18 сентябрьдә башланды. Быел Татарстанда IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән, башка сайлау кампанияләре дә уза.
Сайлау участоклары өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — иртәнге 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшли.
Россия күләмендә әлеге сайлау кампанияләре кысаларында 20,7 мең депутат мандаты һәм сайланулы вазифалар өчен көрәш бара.
Нет комментариев