Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда пенсия тупланмаларын ничек алырга мөмкин?

2026 елда Татарстанда пенсия тупланмалары булган кешеләр акчаларын өч төрле юл белән ала: берьюлы бөтен сумманы, ай саен гомерлек пенсия итеп, яки билгеле бер вакытка түләү рәвешендә.

Ел башыннан якынча 1,5 мең кеше инде бу акчаларын алган. Түләүләрне билгеләгәндә төп күрсәткеч — пенсионерның яшәү минимумы. 2026 елда ул 16 288 сум тәшкил итә. Әгәр исәпләнгән айлык пенсия суммасы шушы санның 10% ыннан артмый икән, кешегә бөтен акчаны берьюлы бирәләр. Әгәр күбрәк булса — ай саен бирелә торган гомерлек пенсия билгеләнә. Үзеңнең тупланма күләмен шәхси пенсия счетыннан алынган белешмә аша белеп була.

Социаль фонд вәкилләре әйтүенчә, татарстанлылар ешрак бер тапкыр түләүне сайлый. Бу гадәттә тупланмаларның аз булуы һәм кыска стаж белән бәйле. Гариза расланганнан соң акча 2 ай эчендә күчерелә.

Гомерлек пенсия ай саен түләнә. Аның күләме барлык акчаны 270 айга бүлеп исәпләнә. (бу 2026 елдан гамәлдә).

Акчаларны алуның өченче юлы өстәмә взнослар яисә ана капиталы хисабына пенсия тупланмалары булдырган кешеләргә каралган. Монда гражданин акчаны алу вакытын үзе билгели, ләкин ул срок 120 айдан ким була алмый.

2026 елда хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән бу түләүләрне алу хокукына ия. Әгәр иртәрәк пенсиягә чыгу хокукы бар икән, түләүләр дә алдан башланырга мөмкин. Акчаны алу өчен 15 ел хезмәт стажы һәм пенсия баллы 30 булу кирәк.

Гариза «Дәүләт хезмәтләре» аша, МФЦда яки Социаль фондта бирелә. Әгәр акча шәхси пенсия фондында булса, анда мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд сайтында яки 8 (800) 100-00-01 телефоны аша белеп була.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Чыганак: Татар-Информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев