Татарстанда кыргый этләрне ауларга рөхсәт итмәкчеләр
Татарстанда кыргый этләрне ау объектлары исемлегенә кертү мөмкинлеген карыйлар. Бу турыда закон проектын 2026 елның икенче яртыеллыгында әзерләп, Дәүләт Советына тәкъдим итәргә җыеналар.
Татарстанда кыргыйлашкан этләрне ау ресурслары исемлегенә кертергә тәкъдим итәләр. Бу хактагы закон проекты 2026 елның икенче яртыеллыгында әзерләнеп, Татарстан Дәүләт Советына кертелергә тиеш. Бу мәгълүмат парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында яңгырады.
«Узган утырышта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетына кыргыйлашкан этләр санын исәпләү методикасын профильле дәүләт органнары белән үзара килешеп әзерләргә, аннан соң аларны ау ресурсы итеп тану турында закон проектын эшләп, Дәүләт Советына кертергә тәкъдим ителгән иде», – диде комитет рәисе Назип Хаҗипов.
Ул әлеге тәкъдимне комитет карарына кертергә чакырды. Депутатлар бу инициативаны бертавыштан хуплады.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев