Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына бирелә торган түләү 234 мең сумга кадәр арттырылачак
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә кагылышлы социаль ярдәм чарасына үзгәреш кертергә җыеналар. Әгәр тәкъдим хупланса, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр җир кишәрлеге урынына 234 321 сум күләмендә акча ала алачак. Хәзерге вакытта әлеге түләү 200 мең сум тәшкил итә.
Моннан тыш, компенсациянең күләме киләчәктә дә артып торырга мөмкин. Түләүне ел саен инфляция дәрәҗәсенә бәйле рәвештә индексацияләү каралган. Аның конкрет күләме һәр гаилә өчен акча бирү турында карар чыгарылган көнне билгеләнгән коэффициент ярдәмендә исәпләнәчәк.
Түләү күләмен үзгәртүгә бәйле документ проекты хәзер бәйсез коррупциягә каршы тикшерү уза. Экспертиза 17 августта тәмамланачак, дип яза Реальное время.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев