Татарстанда кунакханәләргә МАКС мессенджеры аша урнашырга мөмкин
Татарстанда кунакханәләргә урнашуның яңа ысулы сынау рәвешендә эшли башлады. Хәзер кунаклар МАКС милли мессенджеры аша теркәлә ала. Бу турыда Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Әлегә мондый система ил буенча якынча егерме кунакханәдә генә кулланыла. Татарстаннан тыш, ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендәге кайбер отельләрдә дә эшли. Бу мөмкинлектән балигъ булган Россия гражданнары, шул исәптән балалары белән килүчеләр дә файдалана ала.
Кунакханәгә урнашу өчен МАКС кушымтасындагы шәхси профильгә керергә кирәк. Анда «Цифрлы ID» бүлеген ачып, «Паспорт» битен сайларга һәм «Күрсәтергә» төймәсенә басарга кирәк. Шуннан соң хезмәткәргә сканерлау өчен махсус штрих-код күрсәтелә.
Министрлык белдергәнчә, киләчәктә бу система Россия буенча меңләгән кунакханәдә эшли башларга мөмкин.
Шулай да хәзерге вакытта МАКС аша теркәлү вакытны экономияләсә дә, кунакханә хезмәткәре мәгълүматны тикшерү өчен кәгазь паспортны да сорарга мөмкин.
Быелның гыйнвар аенда ук Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты мондый цифрлы урнашу проектын башлап җибәрү турында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев