Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

2026 елдан больничный түләүләре артты

2026 елның гыйнварыннан Татарстанда вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе («больничный») буенча түләүләр күтәрелде. Бер көнлек максималь пособие 6 827 сумга җитә, тулы ай өчен минималь түләү дә яңартылды.

2026 елның гыйнварыннан вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе буенча минималь һәм максималь түләүләр күтәрелде. Бер көн өчен максималь пособие хәзер 6 827 сум тәшкил итә.

Татарстандагы Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин белдерүенчә, эш стажы 8 елдан артык булган хезмәткәрләр өчен айлык пособие 211 649 сумга җитәргә мөмкин.

Хезмәткәрнең соңгы ике елда кереме булмаса яки ул минималь хезмәт хакыннан түбән булса, пособие МРОТ нигезендә исәпләнә. 2026 елдан минималь хезмәт хакы 27 093 сум. Көнлек түләүне шул айның календарь көннәренә бүлеп билгелиләр.

Тулы ай өчен пособие минималь дәрәҗәдән түбән булырга тиеш түгел: 30 көнлек ай өчен уртача көнлек түләү 903 сум, 31 көнлек айларда — 873 сум, февральдә (28 көн) — 967 сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев