Татарстанда АЗСка чиратсыз керү хокукы кемнәргә бирелә?
Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ягулык салу станцияләрендә чират көтмичә хезмәт күрсәтү хокукы бар. Бу мөмкинлектән I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар файдалана ала. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Ташламаны куллану өчен ягулык салу станциясенә инвалидлыгы булган кеше үзе килергә тиеш. Автомобильне аның үзе йөртүе мәҗбүри түгел — транспорт белән башка кеше идарә итсә дә, чиратсыз хезмәт күрсәтү мөмкинлеге саклана. Хокукны раслау өчен автомобильгә урнаштырылган «Инвалид» билгесе генә җитми. Станция хезмәткәренә инвалидлыкны раслый торган документ күрсәтергә кирәк. 2026 елның маеннан бу документны кәгазьдә тәкъдим итү белән беррәттән, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә дә расларга мөмкин.
Инвалидлык турындагы белешмәдә фотосурәт булмаган очракта, хезмәткәр шәхесне ачыклау өчен паспорт күрсәтүне сорарга хокуклы. Кирәкле документлар тәкъдим ителгәннән соң, ягулык салу станциясе хезмәткәрләре гражданинга чират тормыйча колонкага керү һәм ягулык өчен түләү мөмкинлеген бирергә тиеш. Чиратсыз хезмәт күрсәтү хокукы башка категория гражданнарга да кагыла. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев