Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан иттеләр
җәмгыять

Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан иттеләр

2027 ел Татарстанда Минтимер Шәймиев елы булачак. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Киләсе елда Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Россия Герое, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка 90 яшь тулачак. Тиешле карар аның Татарстанны формалаштыруга һәм үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып кабул ителгән.

Чыгышы барышында Рөстәм Миңнеханов Шәймиевның республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән эшчәнлеген билгеләп үтте. Аерым алганда, сүз «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турында барды.

Татарстан Рәисе шулай ук Минтимер Шәймиев республика белән җитәкчелек иткән чордагы роленә басым ясады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул елларда төбәктә милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калуга, шулай ук масштаблы социаль-икътисади проектларны тормышка ашыруга ирешелгән.

Юлламасын йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевның киң танылган «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән сүзләренә мөрәҗәгать итте.


Нет комментариев