Россиядә ТКХ тарифлары 2027 елда 11 процентка артырга мөмкин
җәмгыять

Россиядә ТКХ тарифлары 2027 елда 11 процентка артырга мөмкин

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең киләсе елларда үсүе көтелә.

Иң зур индексация 2027 елга планлаштырыла — тарифлар уртача 11 процентка күтәрелергә мөмкин. 2028 елда бу күрсәткеч 8,6 процент, 2029 елда 7,6 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Әлеге саннар Россиянең 2027 елга социаль-икътисади үсеш фаразына, шулай ук 2028–2029 елларга план чорына кертелгән.

Шул ук вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә тарифлар бер үк күләмдә артмаячак. Соңгы күрсәткеч региондагы шартларга һәм ресурс белән тәэмин итүче компанияләрнең чыгымнарына бәйле булачак. Аерым алганда, газ, электр энергиясе һәм башка энергия чыганакларына киткән чыгымнар исәпкә алыначак.

Кайбер муниципалитетларда тарифларның үсеше төбәк өчен билгеләнгән күрсәткечтән дә югарырак булырга мөмкин. Мондый очракларда өстәмә индексация төбәк җитәкчеләре тәкъдиме белән үткәрелә ала.

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә ТКХ тарифлары уртача 1,7 процентка артты. Татарстанда исә октябрьдән коммуналь хезмәтләр бәясе төрле төрләр буенча аерылачак.


Нет комментариев