Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә пенсия яшен күтәрмәячәкләр

Россиядә пенсия яшен арттыру 2028 елга кадәр дә, аннан соң да планлаштырылмый. Дәүләт Думасы икътисад сәясәте комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягинның соравына РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый җавап юллаган. Тиешле документ ТАСС карамагында бар.

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Финанс министрлыгы белән берлектә пенсия яшен күтәрү мәсьәләсен караган. Әмма 2028 елга кадәр дә, аннан соң да пенсия яшен тагын арттыру буенча бернинди планнар да, ниятләр дә юклыгы билгеләнә.

Ведомствода шулай ук пенсиягә чыгу яшенә бәйле башка параметрларның да әлегә каралмавы һәм бу юнәлештә бернинди эш алып барылмавы билгеләп үтелә, дип яза ТАСС.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев