Россия халкы майда ничек ял итәчәк?
Россиядә быелгы май бәйрәмнәре соңгы сигез ел эчендә иң кыска ял чорларының берсе булачак. Бу хакта «SuperJob» компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалин РИА Новости агентлыгына биргән аңлатмасында хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, ял көннәренең кыскаруына Яңа ел каникулларыннан күчерелгән өстәмә яллар булмавы йогынты ясаган. Шуның нәтиҗәсендә, гражданнар май бәйрәмнәрен ике аерым этапта — һәркайсы өч көнлек ял форматында уздырачак.
Беренче ял чоры 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк — җомгадан якшәмбегә кадәр. Икенче этап исә 9 майдан 11 майга туры килә: яллар шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрен колачлый.
Тулаем алганда, биш көнлек эш графигы белән эшләүчеләргә май аенда 19 эш көне туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев