Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә алу дәвам итә

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә 2,9 миллион сум түләнә.

Россия Кораллы Көчләре һәм Африка корпусы подразделениеләренә хезмәткә алу дәвам итә. Моннан тыш, Татарстанда бер еллык контракт нигезендә Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен дә контракт төзергә мөмкин. Бу югары технологияле юнәлештә кемнәрне көтүләре, нинди таләпләр куелуы һәм нинди мөмкинлекләр булуы турында «Татар-информ» материалына нигезләнеп әзерләнгән язмада.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Татарстанда махсус шартлар каралган. Контракт төзегән гражданга бер тапкыр 2,9 миллион сум күләмендә түләү бирелә. Аның 400 мең сумы — Россия Оборона министрлыгыннан, ә 2,5 миллион сумы республика бюджетыннан. Айлык акчалата тәэмин ителеш 210 мең сумнан башлана һәм хезмәт нәтиҗәләренә карап артырга мөмкин.

Моннан тыш, махсус бурычларны үтәгән өчен өстәмә түләүләр дә каралган. Әйтик, дошман техникасын, тере көчләрен, складларын яки башка объектларын юк итү өчен бирелә торган түләүләр 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Дәүләт бүләге алган хәрби хезмәткәрләргә биш оклад күләмендә өстәмә акча түләнә.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының төп максаты — запаста булган гражданнарны кабул итү һәм аларны тиешле хәрби частьләргә җибәрү. Пилотсыз системалар гаскәрләренә бер еллык контракт буенча хезмәткә алынганнан соң, шул вакытның ике ае махсус әзерлек һәм укытуга бирелә.

Бер еллык контракт төгәлләнгәннән соң, хәрби хезмәткәр алдагы юлын үзе сайлый ала: ул яңа контракт төзеп хезмәтен дәвам итәргә яки хезмәттән китәргә мөмкин.

Белгечләрне әзерләү Оборона министрлыгының уку үзәкләрендә, шулай ук пилотсыз системалар җитештерүче предприятиеләрдә алып барыла. Бу ысул хәрби хезмәткәрләргә кирәкле теорияне өйрәнергә һәм аны практикада кулланырга мөмкинлек бирә.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең үзенчәлекләренең берсе — башка төр гаскәрләргә күчерү чикләнүе. Хезмәткәрләр шул юнәлештәге частьләрдә генә хезмәт итә. Биредә дроннар белән идарә итүчеләрдән тыш, инженерлар, машина йөртүчеләр, склад белгечләре һәм башка хезмәткәрләр дә кирәк.

Хезмәт урынының алгы сызыктан ерак урнашуын да ассызыкларга кирәк. Пилотсыз системалар белән эшләүчеләр, гадәттә, 10–40 километр ераклыкта була, ә тәэмин итү подразделениеләре тагын да ераграк урнашырга мөмкин.

Срочная хезмәт узмаган яки уку сәбәпле кичектерүе булган гражданнар да бер еллык контракт төзи ала. Аларга тиешле түләүләр һәм ташламалар бирелә, хезмәт тәмамланганнан соң хәрби билет алу мөмкинлеге дә каралган.

Пилотсыз системалар гаскәрләре бүген иң тиз үсә торган юнәлешләрнең берсе санала. Бу өлкәдә тупланган белем һәм тәҗрибә белгечләргә хезмәттән соң да файдалы булачак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев