Пенсионер мошенниклар тозагына эләгеп, 1,2 миллион сум акчасын югалткан
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче пенсионер мошенниклар кармагына эләгеп, зур суммада — 1,2 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Вакыйга билгесез хатын-кыз шалтыратуыннан башлана. Ул үзен пенсия фонды хезмәткәре итеп таныштыра һәм пенсионерга янәсе ике еллык хезмәт стажы дөрес исәпләнмәгән, шуңа күрә аңа 2 мең сум өстәмә түләү тиеш дип ышандыра. Шулай ук документлар җыеп, бүлеккә килергә кирәклеген әйтә.
Озак та үтми, пенсионерга инде үзен “юрист” дип атаган ир-ат шалтырата. Ул хатын-кызның алдавы турында кисәтә һәм пенсионерның банктагы акчалары куркыныч астында булуын белдерә. Аның сүзләренчә, акчаны саклап калу өчен аларны счеттан алырга һәм “ышанычлы вәкил аша декларация уздырырга” кирәк була.
Ышанып беткән пенсионер банкка барып акча алу турында гариза яза. Банк хезмәткәрләре аны мошенниклар булуы ихтимал дип кисәтсә дә, ул моңа игътибар итми, акчаны балаларга ярдәм итү өчен кулланам дип аңлата. Икенче көнне ул кассадан 1 272 500 сум акча алып, аны пакетка салып, паркта билгесез кешегә тапшыра.
Алдакчылар акчаны берничә көн эчендә кире кайтарачакбыз дип вәгъдә итә. Әмма билгеләнгән вакыт узса да, бернинди акча да кайтарылмый. Шуннан соң пенсионер банкка мөрәҗәгать итә һәм анда аның мошенниклар тозагына эләгүен ачыклый.
Әлеге очрак буенча хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев