Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Мошенниклар арзан авиабилетлар белән алдый

Татарстан прокуратурасы кисәтә: мошенниклар кешеләрне арзан авиабилетлар белән кызыктырып алдауның яңа ысулын куллана башлаган.

Белгечләр аңлатуынча, бу схема ике этаптан тора. Башта җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә арзанрак очыш эзләүчеләрне таба һәм янәсе үзләре файдалана алмаган субсидияле билетларын сатарга тәкъдим итә. Алар моны оча алмаулары белән аңлата.

Аннары билетны сатып алучы исеменә күчерергә вәгъдә итәләр. Моның өчен кешедән документ фотоларын һәм билет өчен акча (өлешчә яки тулысынча), шулай ук комиссия түләргә сорыйлар. Акча күчкәч, мошенниклар элемтәне өзә: чатны бетерәләр һәм кешене блоклыйлар.

Прокуратурада искәртүләренчә, авиабилетны башка кеше исеменә рәсми рәвештә күчерү мөмкин түгел. Өстәвенә, мондый мәсьәләләрне таныш булмаган кешеләр аша хәл итү куркыныч.

Шуңа күрә белгечләр гражданнарны сак булырга һәм шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев