Миңнеханов БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Татарстанга бүген иртән пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Кызганычка каршы, һөҗүм нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Бүген иртән республикабыз чираттагы варварларча һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданлык объектларына һөҗүм ясады һәм, кызганычка каршы, без кешеләрне югалттык.
Һәлак булучыларның гаиләләренә тирән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле, югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Тизрәк савыгуларын телим. Без барысына да ярдәм итәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев