Мерәс авылында яшәүче тыл ветераны Маһира апа Мәрдәнова 102 яшьлек олуг юбилеен каршы алды
җәмгыять

Мерәс авылында яшәүче тыл ветераны Маһира апа Мәрдәнова 102 яшьлек олуг юбилеен каршы алды

Олы бәйрәм уңаеннан мөхтәрәм ветеранны хөрмәтләргә мәртәбәле кунаклар килде. Юбилярны Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» җирле бүлеге җитәкчесе Резидә Гарипова тәбрикләде.

Маһира апаны Фәйрүзә Вәҗиева котлый.

 

Гасырдан артык гомер юлы үткән Маһира апага җылы котлаулар җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

102 яшьлек чикне узган Маһира апа үзен олылап килүчеләргә чиксез рәхмәтен белдерде һәм яшь буынга үзенең киңәшләрен, догаларын ирештерде.

«Иң мөһиме — сәламәтлек сезгә. Аннан да зуррак байлыкны эзләмәгез. Сәламәт булып йөрегез, ашауны кысмагыз, дөнья малы барыбер кала ул. Мине зурлап килгәнегезгә рәхмәт, Аллаһ Тәгалә сезне дә зурласын.

Хезмәт булгач, аның хөрмәте дә, дәүләт булгач, куанычы да кирәк. Эшләп тапкан дәүләтегезнең куанычын күрергә язсын. Мин менә искиткеч хөрмәтле булдым... Ә ни өчен икәнен үзем дә белмим. Гел Аллаһ Тәгаләгә ышанып яшәдем, Ул һәрвакыт булышты», — дип сөйләде ак яулыклы ветеран.

Маһира апаны 102 яше белән котларга мәртәбәле кунаклар килгән иде.

 

Маһира апа турында МОННАН укый аласыз.


Нет комментариев