Хәтирәдә матур хатирәләр....
җәмгыять

Хәтирәдә матур хатирәләр....

Көзнең үзенә генә хас бер моңсу матурлыгы бар. Бакчаларда соңгы уңышлар җыелып, җәйге ыгы-зыгы, мәшәкатьләр артта калгач, авыл өстенә тынлык иңә. Ә күңелләр, киресенчә, очрашуларга, аралашуларга тартыла.

Күзкәй авылы китапханәсендә эшләп килүче «Хәтирә» ветераннар клубына йөрүчеләр очрашты.

 

Күзкәйдә «Хәтирә» клубы ветераннары кабат очрашты

Күзкәй авылы китапханәсендә эшләп килүче «Хәтирә» ветераннар клубына йөрүчеләр кабат бергә очрашты. Кемдер кулына тәмле ризыклар салынган табак тоткан, кемдер гармуннын кыстырган, кемнеңдер йөзе елмаюдан балкый. Билгеләнгән вакытны да көтеп тормыйча, бер-бер артлы китапханәгә җыелдылар.

Шәhәрдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран журналист, шушы авыл килене Заhидә апа Нәбиуллина да кайткан иде. Бергә аралашып-күрешеп алу, хәл-әхвәл белешү, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтү, яңа чыккан китаплар турында сөйләшеп алу — күзкәйлеләр өчен күңелгә ял бирә торган матур традиция. Аларның кадере дә шунда бит. Әйтерсең, вакыт туктап тора. Көндәлек мәшәкатьләр онытыла, еллар артка чигенә. Кичә генә булган кебек тоелган яшьлек хатирәләре яңара, инде араларында булмаган кадерле авылдашлары искә алына.

Тәнзилә апа Шәйхнурова очрашуны «Хәтирә» клубында озак еллар дәвамында бергә хезмәт иткән ветераннарны искә алды.

 

Тәнзилә Шәйхнурованың хезмәте республика күләмендә бәяләнде

Китапханәгә ярты гасыр гомерен багышлаган Тәнзилә апа Шәйхнурова очрашуны «Хәтирә» клубында озак еллар дәвамында бергә хезмәт иткән ветераннарны искә алудан башлады. Рәйхана Нуриева, Зилә Халикова, Флүрә Нуриева, Суфия Шәмсетдинова һәм «Хәтирә»нең беренче җитәкчесе Гөлнәзирә Шәйдуллина — Күзкәйнең мәдәни тормышында үз эзләрен калдырган кешеләр. Аларның җыр-моңга, халык авыз иҗатына булган мәхәббәте, "Әллүки" фольклор коллективы белән сәхнәләргә чыгып, Күзкәй исемен республикага танытуларын җылы сүзләр белән искә алдылар.

Шушы көннәрдә, шатлыклы хәбәр килеп иреште. Тәнзилә Ахуновнаның фидакарь хезмәте республика күләмендә югары бәяләнеп, аңа Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелүе турында таныклык тапшырылган. Республиканың төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән, намуслы хезмәтләре белән танылган кешеләр арасында, райондашым, 51 ел гомерен китапханә эшенә багышлаган Тәнзилә апаның да булуы куандыра.

Марсель Биктимиров белән Рафис Хәсәновка шушы көннәрдә 80 яшь тулган!

 

Ә аннары сүз өстәлнең түр башында утырган юбилярларга — ике гармунчыга бирелде. Марсель Биктимиров белән Рафис Хәсәновка шушы көннәрдә 80 яшь тулган! Сигез дистә — аз гомер түгел. Күз тимәсен, икесе дә нык, күңелләре дә яшь, көр, куллары да гармунга үрелә! Рафис абыйны мин балачактан беләм. Гомере буе гармунын кулыннан төшермәгән, районның бер генә чарасын калдырмаган, республика, ил күләмендә үткәрелгән күп конкурс фестивальләрдә җиңү яулаган тыйнак кеше ул. Гади, эчкерсез.

Гармун моңы яшьлек хатирәләрен яңартты

Медицина подполковнигы Ренат Зыятдиновның да тиздән юбилее икән. Марсель абый кебек үк, ул да лаеклы ялга чыккач, туган нигезенә кайтып төпләнгән кеше. Хәзер гаиләләре белән оныклар кайтып йөри. Нәсел сукмагы өзелми.

Бүгенге очрашуда бергәләп гармун телләренә кагылуга, китапханә эче авыл моңына күмелде. Күптән таныш көйләр яңгырады. Кемдер җыр сузды, кемдер кушылып китте. Ә күңелләрдә әллә кайчангы яшьлек еллары уянды. Авыл кичләре, гармун моңы, җырлы уеннар, яшьлекнең кабатланмас мизгелләре... Гармун моңы — ул бит хәтернең үзе.  Марсель абыйның сүзләре дә шушы җылы очрашуның дәвамы булсын, дигән теләктән яңгырады:

— Бүгенге очрашу шушында гына калмасын иде. Максатлар куеп эшлик, очрашыйк, аралашыйк. Киләчәктә авыл көнен үткәрү теләге бар. Исән чагында, анысын да оештырасы килә, -дип сөйләде.

«Хәтирә» клубы кешеләрне бер-берсенә якынайтучы җылы бер учак булып януын дәвам итә.

 

Әйе, очрашулар дәвамлы булсын. Авылның үткәне онытылмасын, бүгенгесе ямьле, киләчәге якты булсын иде. Чәй өстәле артында да сүзләр өзелмәде. Милли ризыклардан авыз иттеләр, җырладылар, шигырьләр укыдылар "хәтирә"леләр.. Кеше гомере еллар белән түгел, матур очрашулар, кадерле кешеләр һәм күңелдә мәңге сакланырлык хатирәләр белән үлчәнә. Ә «Хәтирә» клубы — әнә шул хатирәләрне саклаучы, кешеләрне бер-берсенә якынайтучы җылы бер учак булып януын дәвам итә…


Нет комментариев