Тукай районында Югары Байлар авылы янындагы фермер хуҗалыгында ветеринария таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалык башлыгына 40 мең сум штраф билгеләнгән. Бу хакта район прокуратурасы хәбәр итә.
Прокуратура тикшерүне «Тукай район дәүләт ветеринария берләшмәсе» мөрәҗәгате нигезендә үткәргән. Ачыкланганча, элеккеге ферма территориясендә мөгезле эре һәм вак терлекләрне суйганнар. Әмма хайваннарның эчке органнарын тиешле тәртиптә юк итү урынына, 5×5 метр зурлыктагы һәм 1,5 метр тирәнлектәге чокырга ташлаганнар. Ветеринария кагыйдәләре буенча, биологик калдыкларны җиргә күмү тыела.
Моннан тыш, хуҗалыкка ветеринария документларыннан башка өч баш терлек китерелгән.
Прокуратура билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозулар кешеләргә дә, хайваннарга да куркыныч тудыра һәм йогышлы авырулар таралуга китерергә мөмкин.
Тикшерүдән соң фермерга карата административ хокук бозулар турында ике эш кузгатылган. Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе аны гаепле дип таныган. Хокук бозуның кабатлануын исәпкә алып, хуҗалык башлыгына 40 мең сум штраф салынган. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү район прокуратурасы контролендә кала.
Нет комментариев