Татарстан Казаннан Һиндстанның Мумбай шәһәренә даими авиарейс ачу мөмкинлеген карый.
Бу мәсьәлә 15–16 октябрьдә Казанда узачак «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» II бизнес-форумы кысаларында тикшереләчәк. Бу хакта Татарстанның Инвестицияләр үсешенә ярдәм итү агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Казанга яңа авиарейсны оештыруда катнашырга әзер булган Һиндстан компаниясе вәкилләре киләчәк. Россиянең Һава транспорты федераль агентлыгы һәм Транспорт министрлыгы да бу башлангычка каршы түгел.
Туры авиаэлемтә Татарстан белән Һиндстан арасындагы эшлекле һәм туристлык элемтәләрен киңәйтергә, шулай ук ике як арасындагы товар әйләнешен арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.
Ике көнлек форумның эшлекле программасына 36 чара кертелгән. Анда инвестицияләр, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, медицина, авыл хуҗалыгы, логистика һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.
Нет комментариев