Сентябрь аенда мошенниклар Татарстанда яшәүчеләргә 533 миллион сумлык зыян китергән.
Ә быелның тугыз аенда урланган акчаның гомуми күләме 3 миллиард 776 миллион сумга җиткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Радис Юсупов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ел башыннан бирле мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган 2 989 җинаять буенча тикшерү тәмамланган, җинаять эшләре судка җибәрелгән. Шуларның 271е дропперларга карата кузгатылган.
Радис Юсупов билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда акча урлау очраклары саны кимегән. Әмма мошенниклар китергән зыян күләме әллә ни азаймаган.
«Бу мошенникларның үз корбаннарыннан зур суммалар урлавын дәвам итүен күрсәтә», – дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Нет комментариев