Фәрит Шәйхетдиновка — 80 яшь: объективта — район тарихы
җәмгыять

Фәрит Шәйхетдиновка — 80 яшь: объективта — район тарихы

Шушы көннәрдә район халкына туган төбәге тарихын дистә еллар дәвамында фотосурәтләр аша күрсәткән шәхес — легендар фотохәбәрчебез Фәрит Шәйхетдинов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәрит абый — бер дәвернең шаһиты һәм елъязмачысы. Ул «Якты юл» газетасы оешкан беренче көннән үк редакциядә эшли башлый. Юбилей алдыннан без аның янына кунакка барып, иске фотосурәтләрне карадык, район тарихының ничек язылуын искә төшердек.

район халкына туган төбәге тарихын дистә еллар дәвамында фотосурәтләр аша күрсәткән шәхес — легендар фотохәбәрчебез Фәрит Шәйхетдинов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 

«Якты юл»ның юл башында

Моңа ышану да кыен, әмма Фәрит абый матбугаттагы хезмәт юлын абруйлы «Коммунизм байрагы» газетасында башлый. Бүгенге укучыларга ул «Челнинские известия» исеме белән таныш. Ул елларда фотога төшерү өчен өчаякка урнаштырыла торган авыр фотоаппарат кулланырга туры килә.

Яшь фотохәбәрче ул чакта үзенең күркәм кыяфәте белән дә аерылып тора: төз гәүдәле, пөхтә, карашы ачык. Аның район авылларына килүе һәрвакыт вакыйгага әверелә.

1976 елда районыбыз оешып, үз газетасын булдыру турында карар кабул ителгәч, беренче баш мөхәррир Дамир Харрас улы Вагыйзов тәҗрибәле, эшләргә атлыгып торучы белгечне яңа коллективка чакыра. Җирлекне һәм кешеләрне яхшы белгән Фәрит абый беренче мөхәррирне авыл советлары рәисләре белән таныштыра, яшь «Якты юл» газетасының район тормышына ныклап үтеп керүенә ярдәм итә.

Фәрит Шәйхетдинов кешенең холкын, күз карашындагы тирәнлекне фотода гаҗәеп төгәл чагылдыра белә.

 

Һәр кадрда — кеше язмышы

Хезмәттәшләре һәм газета битләрендә урын алган геройлар Фәрит Шәйхетдиновның портрет төшерү осталыгын аеруча югары бәяли. Ул кешенең холкын, күз карашындагы тирәнлекне фотода гаҗәеп төгәл чагылдыра белә. Ләкин район тормышы бер урында гына тормый: яңа вакыйгаларның, мөһим очрашуларның һәрберсен вакытында фотога төшереп калдыру өчен Фәрит абыйга еш кына юлда булырга, төрле чараларда катнашырга туры килә.

Дистә еллар дәвамында аның объективы аша меңләгән кеше уза: алдынгы хезмәткәрләр, комбайнчылар, савымчылар, җитәкчеләр, укытучылар, төзүчеләр...

— Брежневны гына төшермәдем, калганнарның барысын да диярлек фотога алдым! — дип елмаеп искә ала юбиляр.

Аның архивында тарихи әһәмияткә ия уникаль фотолар саклана. Халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек кимегән елларда ул хәтта төбәгебезгә килгән америкалыларны да фотога төшерә. Ул чордагы совет район матбугаты өчен бу чын мәгънәсендә сирәк һәм сенсацион вакыйга була.

Фәрит Шәйхетдиновның фотолабораториясе редакциянең подвалында була.

 

Кадр артында калган хезмәт

Бүгенге журналистлар фотосурәтләрне смартфон аша берничә секунд эчендә редакциягә җибәрә ала. Ә Фәрит абыйның ул елларда нинди шартларда эшләвен күз алдына китерү дә кыен. Озак вакыт аның үз фотолабораториясе булмый. Соңрак «Якты юл» редакциясендә аңа күптән көткән эш урыны бүлеп бирәләр. Ул редакциянең подвалында, буфет янында урнаша. Караңгырак бүлмәдә, кызыл ут яктысында фотопленкаларны чыгару эше чын могҗиза кебек тоела аңа.

Ул елларда газетаны бастырып чыгару да зур сабырлык таләп итә. Фотосурәтне газета битенә урнаштыру өчен металл клише әзерләргә кирәк була. Моның өчен эшкәртелгән фотоларны посылка белән Казанга җибәрәләр.

— Кайчак әзер клишеның башкаладан кайтуын өч-дүрт ай көтәргә туры килә иде, — дип искә ала Фәрит абый, саргайган, әмма һаман да җанлы тарихны саклаган фотосурәтләрне сак кына кулына алып.

Шуңа да карамастан, газета үз вакытында чыгып тора, ә һәр фотокадрның бәясе зур була.

Фәрит һәм Рузалия Шәйхетдиновлар 58 ел бергә.

 

58 ел бергә: гаилә — тормышның иң зур байлыгы

Фәрит абый үзенең иң зур казанышы дип тарихи репортажларын түгел, ә ныклы гаиләсен саный. Хатыны Рузалия апа белән алар инде 58 ел дәвамында мәхәббәтне, үзара хөрмәтне һәм татулыкны саклап, тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар.

Рузалия апаның да хезмәт юлы үзенчәлекле. Ул гомер буе күпкатлы йортлар төзелешендә кранчы булып эшләгән. Үз һөнәрен чын күңелдән яратканга, биеккә күтәрелү дә, кран кабинасындагы озын эш сменалары да аның өчен авырлык булмаган. Эшенә бирелеп башкарган хезмәте аңа шатлык китергән.

Бу матур парның яшьлеге тырыш хезмәт белән узган. Хатыны биек йортлар төзегәндә, Фәрит абый җирдә район тарихын фотоларда мәңгеләштергән.

— Ул елларда балаларыбызны бик сирәк күрә идек: гел эштә, сменада, командировкаларда булдык. Заманасы да шундый иде — күп эшләдек ул вакытта, — дип искә алалар алар бераз сагыну хисе белән.

 

Рузалия апа гомер буе күпкатлы йортлар төзелешендә кранчы булып эшләгән.

Ярты гасырдан артык бергә гомер кичереп, мәхәббәтне һәм үзара хөрмәтне саклап калу серен сорагач, Шәйхетдиновларның җавабы гади дә, тирән мәгънәле дә: бер-береңә тугры булу, кирәк чакта юл куя белү һәм үпкәләрне кичерә алу — ныклы гаиләнең төп нигезе.

Ата-ананың үз эшләренә карата намуслы, тугры булулары һәм хезмәтне сөюләре балаларына үрнәк булып, матур нәтиҗәләр биргән. Бүген аларның ике улы да үзләре сайлаган һөнәрләрендә уңышка ирешкән. Ә Шәйхетдиновларның йортын оныклары һәм оныкчыкларының шат авазлары җылыта. Алар бабаларының архив фотоларын кызыксынып карый, алардан үрнәк ала.

«Якты юл» газетасы редакциясе коллективы Фәрит абыйны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлый! Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, районыбыз тарихын саклап калуыгыз һәм бүген дә кешеләргә өләшкән җылыгыз өчен зур рәхмәт! Гаиләгезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм күңел җылысы телибез!


Нет комментариев