Бүген, чәршәмбе көнне республикада явым-төшемнәрсез җылы көзге һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар фаразлавынча, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлек белән исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +5…+10 градус тәшкил итәчәк, ә көндез һава +19…+24 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев