31 октябрьдә Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм кул көрәше буенча XVII Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларда катнашучыларның берсе хаҗга юллама оту мөмкинлеге алачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Ярышлар М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә үтә. Спортчыларны иртәнге сәгать 10да келәмгә чакыралар, ә намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест 8:00 сәгатьтә башлана.
Көрәштә катнашучылар 60 килограммнан алып 100 килограммнан артык авырлыкка кадәрге алты категориядә бил алышачак. Кул көрәше буенча өч үлчәү категориясе каралган: 70 килограммга кадәр, 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан югары. 60 яшьтән өлкән спортчылар өчен дә аерым категория булачак.
Хаҗга юллама ун үлчәү категориясендә җиңүчеләрнең берсенә биреләчәк. Турнирда 18 яшьтән өлкән, намаз укучы, медицина рөхсәте булган һәм физик әзерлеге җитәрлек мөселманнар катнаша ала. Спортчыларга ярышка спорт киеменнән һәм түбәтәйдән килергә кирәк.
Турнирны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы башкарма комитеты, Россия һәм Татарстан Көрәш федерацияләре, шулай ук шәһәр мөхтәсибәте оештыра.
Нет комментариев