Тукай районында күчмә поликлиника эше дәвам итә
Сәламәтлек

Тукай районында күчмә поликлиника эше дәвам итә

Бу атнада Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары Тукай районының Татарстан поселогында күчмә поликлиникада кабул итә. Сәламәтлеген тикшертергә теләгән һәркем белгечләргә мөрәҗәгать итә ала.

Күчмә медицина комплексы халыкка сыйфатлы медицина ярдәмен якынайту максатыннан оештырылган. Ул район халкына үзәк район хастаханәсенә барып йөрмичә генә кирәкле тикшеренүләр узу мөмкинлеге бирә.

Алдагы атналарда табиблар районның башка торак пунктларында да эшләячәк. 12–23 октябрьдә күчмә поликлиника Татарстан совхозы поселогында кабул итсә, 26–30 октябрьдә Күзкәй авылына юл тотачак. 2–13 ноябрьдә табиблар Теләнче-Тамакта, ә 16–20 ноябрьдә Бәтке авылында эшләячәк.

Күчмә поликлиникада комплекслы тикшеренү узарга, белгечләрдән консультация алырга, УЗИ, флюорография һәм маммография үтәргә мөмкин булачак.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы МАКС каналы


Нет комментариев