Яңалыклар

Чаллыда мөселманнар арасында көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнир узачак

31 октябрьдә Чаллы шәһәрендәге М.И. Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XVII Россиякүләм турнир үткәреләчәк. Быелгы ярышлар Чаллының 400 еллыгына һәм беренче «КамАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

31 октябрьдә Чаллы шәһәрендәге М.И. Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XVII Россиякүләм турнир үткәреләчәк.

 

Турнирның төп бүләге — 2027 елгы хаҗга юллама. Ул үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган ун спортчы арасында уйнатылачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнәчәк. Ә иң яхшы команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ия булачак.

Ярышларда 18 яшьтән өлкән, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә ия һәм табиб рөхсәте булган мөселманнар катнаша ала. Үлчәнү алдыннан спортчылар намаз уку тәртипләрен белү буенча сынау да узачак. Ярышларга спорт формасында һәм түбәтәйдән генә керергә рөхсәт ителә.

Татар милли көрәше буенча ярышлар алты авырлык категориясендә: 60, 70, 80, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә узачак. Кул көрәшендә исә 70 килограммга кадәр, 85 килограммга кадәр, 85 килограммнан авыррак спортчылар, шулай ук 60 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк ветераннар көч сынашачак.

Турнирны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Россия һәм Татарстан Көрәш федерацияләре, шулай ук Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Ярышларның баш хөкемдары — Нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Катнашучыларны үлчәү һәм намаз тәртипләрен белү буенча сынау иртәнге сәгать 8.00дә башлана. Турнирның тантаналы ачылышы 10.00гә билгеләнгән.

Фото: ТР МДН сайтыннан


Нет комментариев