Соңгы җиде көндә Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыруның 14 587 очрагы теркәлгән. Әлегә авыручылар саны эпидемия бусагасына җитми — күрсәткеч аннан 6 процентка түбәнрәк.
Белгечләр гриппка каршы прививка ясатуны кичектермәскә киңәш итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада әйләнештәге респиратор вируслар арасында грипп әлегә аз очрый. Шуңа күрә хәзер вакцинация узу өчен уңайлы вакыт булып санала.
Татарстанда гриппка каршы прививканы 639 642 кеше ясаткан. Вакцина алганнарның 147 419ы — балалар.
Нет комментариев