Түбән Суыксу авыл җирлегенә керүче Куады авылында зур йөрәкле, игелекле кешеләр яши. Биредә оешкан «Җан җылысы» волонтерлар төркеме фронт сызыгындагы егетләребезгә ярдәм итүне бер көнгә дә туктатмый. Шушы көннәрдә алар чираттагы зур йөкне төяп җибәрделәр.

Авыл халкы кул кушырып утырмый: биредә маскировка челтәрләре үрәләр, хәрбиләр өчен махсус исән калу браслетлары (браслеты выживания) ясыйлар, шифалы үләннәр җыеп, тәмле һәм файдалы чәйләр әзерлиләр. Шулай ук егетләрне салкыннардан саклау өчен үз куллары белән мендәрләр тегәләр, авылдашлары исә җылы одеяллар тапшыра.
Бу изге эшкә кечкенәдән зур үрнәк күрсәтеп, балалар да актив кушыла. Алар арасында СВО хәрбиенең үз улы да бар — ул әтисе һәм аның хезмәттәшләре өчен чын күңелдән тырыша. Авылдашлар да бердәмлек күрсәтә: кемдер акчалата булыша, кемдер кирәк-яраклар сатып алып килә.
Бу турыда безгә Куады авылы клубы мөдире Гөлшат Хәсимова хәбәр итә.
«Кешеләр бик нык ярдәм итәләр, акчалата да, әйберләр белән дә булышалар. Йөкләрне еш озатабыз. Егетләребез безнең җан җылысын тоеп торсыннар дип тырышабыз. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!» — ди Гөлшат ханым.
Нет комментариев