Россиядә югары уку йортларына түләүле нигездә укырга керүчеләр өчен яңа таләп кертелергә мөмкин. Абитуриентларга укуның беренче семестры өчен акчаны дәресләр башланганчы ук түләргә тәкъдим ителә. Тиешле үзгәрешләрне Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әзерләгән. Бу хакта РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Министрлыкта аңлатуларынча, хәзер абитуриентлар берьюлы берничә вуз белән түләүле уку турында килешү төзи ала. Бу исә башка яшьләрнең әлеге урыннарга дәгъва кылу мөмкинлеген чикли. Нәтиҗәдә, абитуриентларның берничә уку йорты арасында сайлануы түләүле урыннарга кабул итүне катлауландыра.
Яңа тәртип кертелгән очракта, алдан түләү абитуриентның сайлаган уку йортында укырга ниятләвен раслаячак. Министрлык фикеренчә, бу түләүле урыннар өчен конкурсны гаделрәк һәм ачыграк итәргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, ведомство уку өчен ана капиталы акчаларыннан яки белем алу кредитыннан файдаланып түләү мөмкинлеген дә кабул итү кагыйдәләрендә беркетергә тәкъдим итә.
Тиешле үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Документ кабул ителсә, яңа кагыйдәләр 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк.
Нет комментариев