Татарстанда 23 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда 23 градуска кадәр җылы булачак

Пәнҗешәмбе, 15 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Иртән урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +8…+13 градус, көндез +18…+23 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев