Россиядә бәрәңгенең килограммы уртача 49,8 сум тора. Узган ай белән чагыштырганда, аның бәясе 11,6 процентка кимегән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ассоциация мәгълүматлары буенча, бәрәңге инде икенче ай рәттән бәясе иң күп төшкән азык-төлек продуктлары арасында беренче урында тора. Сентябрьнең соңгы атнасында аның уртача куллану бәясе килограммы өчен 49,8 сум тәшкил иткән.
Узган айда башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә арзанайган. Кәбестә бәясе 10,7 процентка, суган 9,3 процентка, алма 9,2 процентка, кишер 8,7 процентка, ә чөгендер 6,3 процентка төшкән.
Нет комментариев